27 мартта «Тантана» республика театр премиясе узачак, быел премия Әтнә татар дәүләт драма театрында тапшырылачак.
Әлеге чарага сценарийны Альберт Шакиров язган, сәхнәдә премияләр тапшырудан тыш, театраль күренешләр дә күрсәтеләчәк. Аларны сәхнәгә Әтнә театры режиссёры Рамил Фазлыев куя. Шулай ук музыкаль бизәлеш ягыннан сәхнәдә Yummy Music Band музыкантлары катнашачак.
«Тантана» («Триумф») — 2026 премия номинантлары белән биредә – сайтта танышырга мөмкин.
Нет комментариев