«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Быел Татарстанда югары белем алу бәясе артамы? – абитуриентлар игътибарына

Университетлар бюджет урыннарына күпме кешене кабул итәргә әзер?

Җәйнең икенче аена керәбез. Студентларның «урак өсте»: кемнәрдер диплом яклый, дәүләт имтииханнарын тапшыра. Мәктәпне тәмамлаган укучылар – абитуриентлар исә бик җитди адымнарын ясарга тора. Ул, әлбәттә –  уку йортын сайлау.

Шуны әйтергә кирәк, ТР югары уку йортларында быел укырга керүчеләр өчен специалитет программалары буенча уртача бәя 224,7 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан фән һәм югары белем министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза РБК.

Ягъни, баклавриат уртача 178,5 мең сум, ә магистратура 210,4 мең сум тәшкил итә.

Татарстан югары уку йортларында быел контракт буенча укырга керүчеләр өчен бәя елына 178,5 мең сумнан 225 мең сумга кадәр булачак.

Бюджет урыннарына университетлар 23 меңнән артык кешене кабул итәргә әзер, диелә хәбәрдә.


 

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое