3-7 декабрь көннәрендә XVII Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында Татарстан һәм якынтирә өлкәләрдән килгән театрлар үз спектакльләрен Казанда күрсәтәчәк.
Бу – яшь режиссерларның сәнгать дөньясындагы ачышларын һәм кыю идеяләрен күрү өчен искиткеч мөмкинлек. Сезгә фестивальдә булачак спектакльләр исемлеген тәкъдим итәбез.
3 декабрь – 15:00
«Акбузат» - Башкортстан Республикасы Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры
Үткәрелү урыны: Татар дәүләт «Әкият»Академия курчак театры (Петербург ур., 57), зур зал.
3 декабрь – 18:30
«Гомер моңы» - Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры
Үткәрелү урыны: Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры (Петербург ур., 55 Б)
4 декабрь – 15:00
«Сөясеңме, сөймисеңме?» - Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры
Үткәрелү урыны: Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры (Петербург ур., 55 Б)
4 декабрь – 19:00
«Красный обоз» - Хезмәт кызыл байрагы орденлы Томск төбәк театры
Үткәрелү урыны: Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры (Һ. Такташ ур., 74), универсаль зал
5 декабрь – 15:00
«Тәкъдим» - Габдулла Тукай исемендэге Әтнә татар дәүләт драма театры
Үткәрелү урыны: Габдулла Кәриев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры (Петербург ур., 55 Б)
5 декабрь – 19:00
«Спасти камер-юнкера Пушкина» - Михаил Голубович исемендәге Луганск академия музыкаль драма театры
Үткәрелү вакыты: Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры (Һ. Такташ ур., 74), көнчыгыш зал
6 декабрь – 13:00
«Станция караучысы» - Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры
Үткәрелү урыны: Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәуләт драма һәм комедия театры (Татарстан ур., 1), кече зал
6 декабрь – 17:00
«Хәтерләрне яңартып» - Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры
Үткәрелү урыны: Габдулла Кәриев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры (Петербург ур., 55 Б)
7 декабрь – 15:00
«Лютый» - Акмола өлкәсе рус драма театры
Үткәрелү вакыты: Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт Академия театры ( Һ. Такташ ур., 74), универсаль зал
7 декабрь – 18:00
«Җиләкле җәй» - Әлмәт татар дәүләт драма театры
Үткәрелү урыны: Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры (Петербург ур., 55 Б)
Нет комментариев