«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Казанда электр самокатларда һәм велосипедларда йөрүче курьерлар өчен чикләүләр кертергә телиләр

Казан шәһәре мэры Илсур Метшин электросамокатларда йөрүче курьерларны тикшерергә карар кылган.

Ул махсус юл йөрү кагыйдәләрен эшләргә кушкан, яз көне инде шәһәрдә индивидуаль мобильлек чаралары өчен тизлек чикләүләре булган участоклар барлыкка килергә тиеш.

Шулай итеп, Казан транспорт комитеты электросамокатлар, электровелосипедлар һәм башка шундый транспорт куллана торган курьерлар өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен эшләү белән шөгыльләнәчәк.

Үзгәрешләрне инде яз көне кертергә тиешләр, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Илсур Метшин сүзләренчә, кагыйдәләр җәяүлеләрнең дә, шәхси мобильлек чараларын яратучыларның да куркынычсызлыгы өчен кирәк. Ул билгеләп үткәнчә, Казанда мондый транспортның дүрт мең берәмлеге кулланыла. Курьерлар зур тизлек белән йөриләр, аварияләргә эләгәләр һәм җәяүлеләргә бәреләләр.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое