Фастфуд, ярымфабрикатлар безнең тормышның шактый өлешен тәшкил итә башлады. Алардан баш тарту мөмкинме? Табиблар ни ди?
Бу темага «Шәһри Казан» язган материалны урнаштырасыбыз килә. Яңа ел алдыннан файдалы булыр.
Югарыда әйтелгән продуктлар тоз, шикәр белән тулган, ләкин клетчатка, витаминнар һәм минералларга ярлы.
Фастфуд адекват рационда сирәк опция булса, организм зыян күрмәячәк. Фастфуд күп булса, яшелчәләр өстәгез, су эчегез, йокыгызны һәм хәрәкәтегезне күзәтегез», – дип киңәш итә Республиканың җәмәгать сәламәтлеге һәм профилактика үзәгенең оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары Рушан Вәлиев.
Тиз тукланганда табиб киңәшләре:
• камырдан һәм тирән фритюрдан башка ризыкларга өстенлек бирергә ‑ гриль-тавык, стейк, пешкән балык;
• кечерәк порцияләрне сайларга;
• яшелчәләрдән, майлы салатлардан гарнир алырга;
• ашамлык болай да җитәрлек калорияле булса, өстәмә соуслар, сыр һәм бекон алмаска.
«Мондый стратегия фастфудны файдалы итми, әмма кан тамырларына һәм метаболизмга зыянны киметә, шулай ук көнлек калориялелек кысаларыннан ерак китмәскә ярдәм итә», – ди гигиена тәрбиясе буенча табиб Роза Алимова.
Зарарсыз ярымфабрикатларны ничек сайларга?
• Составны укыганда, «соя аксымы», «үсемлек мае» һәм крахмал түгел, ә беренче итеп ит, балык, яшелчәләр булган ризыкларга өстенлек бирегез.
• Тоз микъдарына карарга.
• Май күләмен дөрес бәяләгез, майлы сырлар һәм майонез соуслары булган продуктларны кулланмагыз.
Нет комментариев