Ул 23 гыйнвар 14:00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда булачак.
Фатих Әмирхан – ХХ гасыр башында татар әдәбиятында тирән эз калдырган, татар журналистикасының формалашуына һәм үсешенә зур йогынты ясаган шәхес. Габдулла Тукай белән аларны милләткә мәхәббәт һәм иманга тугрылык берләштерә. Бергә «Әлислах» газетасында эшләү һәм «Аң», «Ялт-йолт», «Кояш» кебек газета-журналларда хезмәттәшлек итү аларның дуслыгын тагын да ныгыта.
Күргәзмә Ф. Әмирханның тормыш юлын һәм күпкырлы эшчәнлеген яктырта, аның шәхесен һәм бай иҗади мирасын талантлы әдип буларак ача. Зәвыклы, зыялы, бай күңелле, язмыш сынауларына бирешмәгән көчле рухлы язучы бүгенге укучыга кызыклы шәхес буларак тәкъдим ителә.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондында Ф. Әмирханның мемориаль тупланмасында саклана торган экспонатлар урын алачак.
Нет комментариев