«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Флоридада беренче тапкыр татар хоккей матчы узачак

2026 елның 4 апрелендә татар диаспорасы өчен тарихи вакыйга булачак: АКШ һәм Канада хоккейчылары Тампа-Бэй бозында «Кардәшлек» Кубогы өчен көрәшәчәк.

Тарихта беренче тапкыр бу күптән көтелгән турнир Флорида штатының Тампа-Бэй районында узачак.

Төньяк Американың татар җәмәгатьчелеге тарафыннан оештырыла торган 7 нче еллык чара континентның иң зур шәһәрләреннән – Монреаль, Торонто, Остин, Сан-Франциско, Нью-Йорк, Тампа, Майами, Вашингтон һәм Питтсбург спортчыларын берләштерә.

Бу матч – спорт вакыйгасы гына түгел. Бу татар диаспорасы вәкилләре өчен бергә җыелу, үзара  элемтәне ныгыту, команда уены рухын, милли традицияләрне һәм җәмгыятебезнең бердәмлеген бәйрәм итү өчен уникаль мөмкинлек, ди оештыручылар.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое