«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган зур фәнни конференция оештырыла

2-3 апрельдә Казанда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган зур фәнни конференция оештырыла.

Анда Габдулла Тукайның мирасын барлап кына калмыйча, гомумән аның иҗатын коммеморатив яктан анализлаячаклар. Конференция кысаларында алга таба да Тукай мирасын өйрәнү, тарату өчен максатлар куелачак.

«Габдулла Тукай: дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» конференциясе Бөтенроссия статусында, ләкин чит илләрдән килгән вәкилләр катнашында узачак. Конференциянең төп максаты – Тукайның мирасын барлау гына түгел, аның юбилей көннәре вакытында дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында хәтерне саклау да. Ягъни аның исемен мәңгеләштерү юлларын эзләү һәм стратегик яктан проект итеп билгеләү.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое