«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы кертелә

Бу хакта Россия Социаль фонды хәбәр итте.

Хәзер ике һәм аннан да күбрәк баласы булган эшләүче әти-әниләр ел саен махсус түләү ала алачак. Яңа система, белгечләр фикеренчә, эшләүче ата-аналарга өстәмә финанс ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.

Яңа кагыйдәләр буенча, түләүгә ил территориясендә даими яшәүче, рәсми эшләүче һәм салым түләүче гражданнар дәгъва итә ала. Гаризалар кабул итү 1 июньнән башланачак — аларны «Госуслуги» порталы, Социаль фонд бүлекчәләре яки МФЦ аша тапшырырга мөмкин.

Түләүне алу өчен төп шартларның берсе — гаилә кереме. Әгәр бер кешегә туры килгән уртача керем төбәктәге яшәү минимумының 1,5 тапкырыннан артмаса, гариза хупланырга мөмкин. Шулай ук милек буенча да билгеле таләпләр бар. Түләү үзенчәлекле схема буенча исәпләнә: ел дәвамында тотылган НДФЛ 6% ставка буенча яңадан санала һәм аермасы гаиләгә кире кайтарыла.

Әлеге ярдәм чарасы башка пособие һәм түләүләрне алу хокукын чикләми, бу исә аны гаиләләр өчен тагын да отышлы итә.«Шәһри Казан»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое