«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Һәрвакыт чәй эчәргә вакыт

«Татарларның төп тәм-томы – чәй, аны кимендә дүрт чынаяк эчәргә кирәк... »

Карл Фукс, «Казан татарлары», 1844 ел.

Россия өчен чәй – гади эчемлек кенә түгел, ул безнең мәдәният һәм тарихның бер өлеше. Ышанырга кыен, әмма күп вакытлар чәй өчен кеш тиреләре белән дә түли торган булганнар, ә чәй кәрваннары юлда күп айлар буе сакланып йөргән. Беренче чәй XVII гасырда Русиягә дипломатия бүләге буларак килгән, ә XIX гасыр уртасына ул инде бар катлам халыкның көнкүрешенә нык үтеп кергән.

Чәйгә булган мәхәббәт шулкадәр тиз үскән ки, ул Россия белән Кытай арасын меңнәрчә чакрым буена бәйләгән зур инфраструктура тудырган. Бу чәй тылсымы ничек эшләгән соң? Мөгаен, тарихчылар да, сәясәтчеләр дә, эшмәкәрләр дә, мәдәният белгечләре дә төгәл җавап бирә алмас.

Бөек чәй юлы гади сәүдә маршруты гына булмаган. Кәрван юлларында шәһәрләр барлыкка килгән, трактлар һәм почта станцияләре корылган. Чәй сәүдәсе уникаль чәй эчү ритуаллары, традицияләр һәм хәтта төрле мәдәният кешеләре арасында үзенчәлекле «чәй теле» тудырган. Бу катлаулы һәм күпкырлы процесс артында зур җирлекнең табигате һәм тормыш рәвеше үзгәргән.

Казан Бөек чәй юлы тарихында зур роль уйнаган. Монда чәй кәрваннары запасын тулыландырылган һәм Россиянең башка шәһәрләренә җибәрелә торган зур күпләп сатып алу партияләре формалашкан. Казан сәүдәгәрләре җирле базарларда чәй сатып зур байлык туплаганнар. Казанның Печән базарындагы иң зур оешмаларның берсе булып беренче гильдия сәүдәгәре Исмәгыйль Үтәмешевның фирмасы саналган. Ул чәй һәм шикәр сату белән шөгыльләнгән һәм аның еллык әйләнеше 1 миллион сум тәшкил итә торган булган.

Узган көздә Кытай Халык Республикасының рәисе Си Цзиньпин, Татарстан башкаласына визит белән килгәч, БРИКС саммитында Казанны Кытай тарихы белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә булган шәһәр буларак белүен әйтте. «400 ел элек безнең илләрне тоташтырган Бөек чәй юлы нәкъ Казан аша узган, һәм бу юл аша кытайның Уишань чәе Россиягә кайтарылган»,— дип искәртте ул дөнья лидерларына. Яшь рус-кытай рәссамы Си Лоның яңа рәсем серисе — Бөек чәй юлы тарихыннан туган образлар калейдоскопы, ул кытай мифологиясе һәм хәзерге заманның фантасмагорик күренешләре белән үрелеп бара. Аның эшләрендә чәй дуслык һәм тормыш әйләнеше метафорасына әверелеп, «чәй дипломатиясе»нең яңа мифологиясен тудыра.

Рәсемнәрендә без кояштан саклый торган күзлек кигән төсле, матур һәм колоритлы сәүдәгәрләрне күрәбез: алар гади сәүдәгәрләр генә түгел, йөзләрендә зирәклек, акыл чагыла. Аларның якты, төрле төстәге киемнәре тарихи гравюралардан төшкән кебек, сюрреалистик фон белән контраст ясап, вакытлар арасындагы бәйләнешне ассызыклый. Алар коммерцияне генә түгел, ә мәдәни алмашуны да символлаштыра, чөнки чәй белән бергә алар Кытайдан Россиягә идеяләр, белемнәр һәм традицияләр алып килгәннәр.

Аларның карашларында — мавыгу, табыш көтү, әмма шул ук вакытта партнерга хөрмәт һәм озак вакытлы мөнәсәбәтләрнең әһәмиятен аңлау чагылыш таба. Си Ло цифрлар һәм контрактларның коры теле артында һәрвакыт кешелек тарихлары ятуын ачык күрсәтә.

Тагын бер мәгънәле катлам — серияне кытай йолдызнамәсе символлары белән үрү. Йолдызнамәдәге җан ияләре чәй ритуалының төп каһарманнарына әверелә. Рәссам безгә тарихның һәрвакыт кабатлануын искәртә, тик яңа формада гына. Шулай ук ул чәй сәүдәсендә кулланылган төрле характерлар һәм стратегияләргә ишарә итә. Тычкан — зирәклек һәм тырышлык символы, Сыер — сабырлык һәм хезмәт сөючәнлек, Аҗдаһа — көч һәм хакимиятне белдерә ала. Бу образлар тамашачыны төшләр һәм риваятьләр дөньясына күчерә.

Иң серле һәм символик образлар — чәй өстәле тирәсенә җыелган рухи төсмердәге фигуралар. Алар бер милләт яки заманга гына карамыйлар, алар – архетиплар. Алар башкарган чәй ритуалы — гади чәй эчүдән тыш, олы бер йола. Бу йолада ышаныч туып, берлекләр төзелә, конфликтлар хәл ителә, стресс басыла.

Си Лоның рәсемнәре композициясе тарихның циклик табигатен ассызыклау өчен төзелгән. Образлар бер-берсенә агыла, үрелә, өзлексез хәрәкәт хисе барлыкка китерә. Бөек чәй юлы статик юл булып түгел, ә энергия белән тибеп торган, үткәнне, хәзергене һәм киләчәкне бәйләп торган тере организм кебек ачыла. Чәй – бу өзлексезлекнең, кешеләр һәм мәдәниятләр арасындагы мәңгелек бәйләнешнең символы. Ул тарихның аерым фрагментларын бербөтенгә берләштерә торган җеп кебек.

Күргәзмәдә Си Лоның графикасы тәкъдим ителә, ул аның әтисе, танылган кытай каллиграфы Ло Лэй белән бергә иҗат ителгән.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое