«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

ЯФ технологияләрен үстерүгә 1 млрд сум юнәлдереләчәк

2026 елда Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләрен үстерүнең дәүләт программасын тормышка ашыруга 1 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.

Бу хакта республиканың Финанс министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Акчалар «Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләрен үстерүнең 2026–2030 елларга программасы» кысаларында каралган. Программаны гамәлгә ашыру өчен республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җаваплы итеп билгеләнгән.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое