Кычыткан яфрагы ныгып беткәнче аш пешереп калырга кирәк.
Универсаль рецепт шундый: җиңелчә шулпа пешерәбез. 1-2 бәрәңге, эре угычтан чыгарган 1 кишер, ваклап туралган 1 зур булмаган суган, тәменчә тоз салабыз.
Бәрәңге пешеп чыгар алдыннан юып саркыткан кычытканны турап салабыз. 2 йомырканы аерым савытта туглыйбыз һәм әкрен генә болгата- болгата шулпага агызабыз. Утын сундереп, 10 минут төнәтеп тотабыз. Бу вакытта ашның тәме ачылып китә. Табынга биргәндә янына катык, каймак куябыз.
Файдалы һәм бик тәмле аш. Килеп чыга.
Нет комментариев