Мондый тәкъдим белән Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко россиялеләрне Яңа ел бәйрәмнәрендә ерак чит илләргә очмаска чакырды.
“Әгәр сез, мәсәлән, Таиландка китсәгез, тәгаен ял итмәячәксез, авырып китәчәксез һәм ике ай тернәкләнәчәксез”,– ди белгеч. Академик сүзләренчә, гомумән яңа ел каникулларыннан баш тарту яхшырак. “Иң әйбәте – 30 декабрьдә көннең икенче яртысында эштән иртәрәк китәргә, Яңа елны каршы алырга, йокларга һәм 2 гыйнварда эшкә килергә”,– дип белдерде Онищенко.
Нет комментариев