Казанда Г.Камал театрының яңа бинасы янында урнашачак фонтанны проектлый башладылар.
Театр яр буен 2024-2025 елларда ясадылар. Хәзер инде Кабан күлен төзекләндерү этабы башлана, дигән Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров.
- Быел эшләр каршы якта – Ш.Мәрҗани һәйкәленнән алып Н.Назарбаев урамына кадәр 1,5 чакрым озынлыктагы участокта җәелдереләчәк. Проект ике функциональ ярусны күздә тота.
Шунысын да әйтергә кирәк, 15 ел элек Г.Камал театрының иске бинасы янында фонтан күлнең экологиясенә яхшы йогынты ясаган булган. Шуңа күрә фонтанны да проектлый башлаганнар.
Чыганак: «Вечерняя Казань»
Нет комментариев