«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Яңадан көйләү» – «Болгар кызлары» төркеменең зур концерты

12 ноябрь көнне «Московский» мәдәни үзәгендә «Болгар кызлары» төркеменең зур концерты узды.

«Болгар кызлары» триосының җитәкчесе Заһидә Зәйнуллина үзе дә биредә тамашачылар арасында иде. 1979 елда Заһидә Зәйнуллина тарафыннан «Ал чәчәк» балалар ансамбле оештырыла. Соңыннан балалар өлкәнрәк «Ялкын» төркемендә чыгыш ясыйлар, һәм 1991 елда «Болгар кызлары»на беренче катнашучылары Альбина Мусина, Камилә Зәйнуллина һәм Гүзәл Сафина керә. Бүген трионың солисткалары булып Элина Сафина, Айгөл Зәйнуллина, Миләүшә Ногманова эшли.

Концерт ике өлештән торды. Беренче бүлектә Милли музыка оркестры һәм дирижёры Айдар Ниязов да катнаштылар. Алар белән бергә «Болгар кызлары» төркеме «Кәккүк», «Шәл бәйләдем», «Алматаның алмасы», «Кошлар кебек», «Хорошее настроение», «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Сириннәр хуш исләр тарата», «Ышанам», «Шал ат җиктем шанага», «Әй, шалашым», «Кара карлыгач микән» җырларын башкардылар. Шулай ук чакырылган кунаклар да байтак иде. Шаляпин стипендиясе лауреаты Айгиз Хайдаршин «Динар җыры»н, М.Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театры солисты Динар Шәрәфетдинов «Granata» әсәрен, халыкара конкурслар лауреаты Инсаф Ганибаев «Идел буе каеннары» хитын башкардылар. Концерт барышында 2005 елда һәлак булган «Болгар кызлары»ның солисткасы искә алынды, Диләрә Мөбәрәкшинага «Нежность» җыры багышланды.

«Болгар кызлары» төркемнең тарихы, чыгышлары һәм уңышлары турында да әйтеп үтелде. «Әмма узган юл уңышлар белән генә үлчәнми, үз стилеңә тугрылык, сәхнәдә ихласлык, телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт кыйммәтлерәк. Һәрбер солистка «Болгар кызлары» триосында эшләүгә бик дулкынланып карый. Коллективның төп кредосы – ул музыкага изге мәхәббәт һәм үз халкына файда китерү теләге.» дигән фикерләр җиткерелде.

Концертның икенче өлеше оркестрсыз үтте, әмма чакырылган кунаклар белән дуэтларга бай иде. Алар арасында Алексей Родионов белән «Казань», Максуд Юлдашев белән «Дисәнә», Лидия Әхмәтова белән «Алтын балык», Инсаф Ганибаев белән «Таң җыры», Динар Шәрәфетдив, Инсаф Ганибаев, Айгиз Хайдаршин белән «Дусларым» һ.б. җырлары. Төркем Казан циркында куелган «Мирас» милли спектакль-фэнтезидан «Бишек җыры»н тәкъдим иттеләр. Ә искиткеч биюләрне «Мгновение» бию театры, «Татар халык көйләренә тезме»не баянда Рүзәл Зыятдинов, «Чикаго» әсәрен саксофонда Илдар Есаков башкарды. Соңыннан «Болгар кызлары» Диана Мөхетдинова һәм Диләрә Сәлиева белән «Күбәләк»не җырладылар.

«Болгар кызлары» төркеме зур концертларында татар халык көйләрен, классик әсәрләрне, татар, хәтта рус эстрада хитларын югары профессиональлек белән башкардылар, һәркайсы җыр кызларның моңлы һәм гүзәл тавышларына килешеп торды. Концерт үзеннән соң бары матур хисләр генә калдырды.

Илүзә Минһаҗева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое