Татарстанда яшь журналистларга ярдәм итү һәм мәктәп медиа үзәкләрен үстерүгә юнәлдерелгән яңа проект барлыкка килә.
«Ялкын» мәктәп медиасы беренче республика патриотик фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
Фестивальдә кемнәр катнаша ала:
Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләреннән мәктәп медиа командалары (газета, журнал, радио – һәм телестудияләр, SMM-проектлар һәм башка форматлар). Анда 12-18 яшьлек укучылар катнаша ала. Ике төп номинациядә («Рус телендә мәктәп медиасы» һәм «Татар телендә мәктәп медиасы») җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Тулырак мәгълүмат – «Ялкын» журналының сайтында һәм социаль челтәрләрендә, шулай ук фестивальнең рәсми телеграм-каналында (@mediafestyalkin). Гариза бирү өчен: https://forms.yandex.ru/u/691da4e44936392b561cf9bd/
Нет комментариев