«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Яшьләр Хәйдәр Бигичев иҗатына оммаж ясады

13 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Калеб» яңа буын җыены масштаблы концерт үткәрде.

Ул ТАССРның халык артисты Хәйдәр Бигичевка багышланган иде.

«Кайтаваз» концерты сәхнәләштерелеп эшләнгән иде. Сюжетын шагыйрә һәм драматург Резеда Гобәева язган, режиссер эшен Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Булат Гатауллин башкарган.

Концерт өлешендә танылган җырчылар Хәйдәр Бигичев репертуарыннан җырлар да, «Калеб» шагыйрьләре һәм композиторлары язган җырларны да башкарды.

Артистлар арасында Филүс Каһиров, Айдар Сөләйманов, Артур Исламов, Эльза Заяри, Илгиз Шәйхразыев, Илүсә Хуҗина, Азат Кәримов, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Сөмбел Кыямова, Динар Шәрәфетдинов, Рөстәм Хөсәенов һәм башкалар катнашты. Театраль өлештә «Апуш» балалар студиясе шәкертләре уйнады, төп рольне Рөстәм Хөсәенов башкарды.

Җанлы музыканы Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры һәм композиторлар үзләре уйнады.

Кичәгә язучылар, композиторлар, түрәләр һәм иҗатка битараф булмаган тамашачылар килгән иде. Шуңа күрә кичә бик җылы, ямьле рухта үтте. Оештыручылар сүзләренә караганда,  киләсе «Кайтаваз» концерт композитор Сара Садыйковага багышланачак. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое