«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Яз җитте! Әйдә, отпускка?

Язның беренче аена кердек, димәк, отпуск көннәрен билгеләр вакыт.

2026 елда яз көне ял алу иң өчен отышлы айларны беләсезме?

Апрель, аннан соң март, ә иң соңгы урында – май. Бу хакта SuperJob сервисының юридик практика җитәкчесе Александр Южалинга сылтама белән РИА Новости яза.

Аның сүзләренчә, бу апрельдә 22 эш көне, мартта – 21, ә майда 19 эш көне булуга бәйле. Белгеч аңлатканча, отпуск көне соңгы ел өчен уртача көнлек хезмәт хакы буенча түләнә, ә эш көне бәясе окладка һәм айдагы эш көннәре санына бәйле.

«Бер эш көненең бәясе уртача көнлек хезмәт хакыннан югарырак булган айда эшне дәвам итү кулайрак, ә бу күрсәткечләр якынча бер үк төрле булган яки уртача көнлек хезмәт хакы югарырак булган айда отпуск алу отышлырак», – дигән ул.

«Интертат»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое