Татарстан районнарына беренче булып кара каргалар кайткан.
Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, әлегә һавада һәм гадәти оя кору урыннарында ешрак «күзәтче» кара каргалар – төп көтүдән алдарак очып килеп, колонияләрне биләүче кошлар күзәтелә. Кошларның күпләп кайтуы якын көннәрдә көтелә. Күчмә кошлар һава торышындагы үзгәрешләрне сизә. Синоптиклар фаразлавынча, алдагы көннәрдә төнге салкыннарның озынлыгы кимиячәк, ә көндезге вакытта температура ктәреләчәк.
чыганак: Татар-информ
Нет комментариев