«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Язын томау төшү һәрвакыт салкын тию түгел, ә аллергия дә булырга мөмкин — табиб фикере

Яз җитте исә, аллергикларның авыр чоры башлана. Яз көне аллергияне ОРВидан ничек аерырга?

Табиб-иммунолог Ольга Комиссарова әйтүенчә, яз көне аллергияне ОРВИдан аеруның төп билгесе — тән температурасы. Бу турыда «Радио 1» яза.

Язын томау төшү һәрвакыт салкын тию түгел, ә аллергия дә булырга мөмкин. Инфекцион томау гадәттә 7–10 көндә үтә, ә аллергик ринит берничә айга сузылырга мөмкин.

«Әгәр томау белән бергә температура күтәрелсә, тән сызласа, хәлсезлек булса — бу еш кына инфекция билгесе. Ә аллергия вакытында температура гадәттә нормаль була. Кеше үзен начар хис итмәскә дә мөмкин, ләкин томау өзлексез дәвам итә», — дип аңлатты табиб.

Аллергия вакытында шулай ук борын кычыту, еш төчкерү, күзләр кызару, күзләрдән яшь агу күзәтелә. Бу билгеләр салкын тигәндә сирәгрәк очрый.

«Интертат»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое