«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Илһам Шакировка һәйкәл кайда куелачак?

Казанда РСФСР һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакировка һәйкәл куелачак.

Һәйкәл «Пирамида» күңел ачу комплексы янындагы Илһам Шакиров скверында урнаштырылачак. Әлеге скверга бөек җырчы исеме узган елның апрелендә Илһам Шакировның тууына 90 ел тулу уңаеннан бирелгән иде. Һәйкәлнең скульпторы – Денис Мельников. Ул –  Фатих Кәрим һәйкәле авторларының берсе. Тагын бер хезмәте Белгород өлкәсендә урнашкан. Захар Карамян белән автордашлыкта сугыш темасына иҗат ителгән бу эш «Таганнар» («Качели») дип атала.

Илһам Шакиров һәйкәле авторы конкурс нәтиҗәсендә сайлап алынган.

«Татар Информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое