Иранның Казандагы консулы Давуд Мирзахани Рамазан ае уңаеннан ифтар мәҗлесе оештырды.
Чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, дин әһелләре һәм кунаклар катнашты. Ифтар алдыннан кунакларны консул Давуд Мирзахани шәхсән үзе каршы алган. Зал Иран әләме белән бизәлгән, Ислам Республикасы турында документаль фильмнар күрсәтелгән, шулай ук милли мөнәҗәтләр башкарылган.
Ифтар вакыты җитү белән дин тотучылар хөрмә һәм су эчкән, аннары Ришат Хәмидуллин җитәкләгән аннары бергәләшеп кичке намаз укыганнар.
Чара Иранның татар мөселманнары белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән һәм Рамазан аеның рухи кыйммәтләрен бергәләп бәйрәм итү мөмкинлеген тудырган.
чыганак: ТНВ
Нет комментариев