«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Иртәгә -33 градуска кадәр суытачак

Иртәгә, 23 гыйнварда, Татарстанда температураның сизелерлек төшүе фаразлана.

Бу хакта ТР Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән республиканың кайбер районнарында һава температурасы -25, -27 градуска җитәргә мөмкин. Татарстанның төньягында һәм көнчыгышында аязган вакытта температураның рекордлы түбән булуы ихтимал -33 градуска кадәр.

Казанда кайбер урыннарда шулай ук -25, -27 градуска кадәр суыту көтелә. Көндез республиканың төньяк районнарында салкын -25 градуска кадәр сакланачак.

чыганак: trt-tv.ru

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое