«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Иртәгә Татарстанда буран көтелә

8 февральдә төнлә һәм көндез Татарстанда һәм Казанда урыны белән көчле кар һәм буран фаразлана.

«Урамда һәм юлда йөргәндә сак булыгыз. Машина юлы аша чыгу өчен җәяүлеләр кичүләреннән генә файдаланыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», - диелә хәбәрдә.

Юлларда күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимергә мөмкин, кайбер участокларда кар көртләре көтелә.

Татарстан территориясендә һава шартларының начараюы турында кисәтү шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында бастырылган.

Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое