«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Югары уку йортына керү өчен өстәмә балларны каян алырга?

Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләргә югары уку йортларына кергәндә өстәмә балл яки 100 балл алу мөмкинлеге бар

Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында уку елы дәвамында барлык курсларда укучылар белән телне үстерү буенча эшчәнлек алып барыла. Институтта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә дистәләгән бәйге үткәрелә.

«Без киләчәктә татар теле, әдәбияты юнәлшендә эшләргә теләгән балаларны барлыйбыз һәм аларга югары уку йортында белем алу өчен мөмкинлекләр тудырабыз», – диде институт директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов.

2025-2026 уку елында Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы белән берлектә үткәрелә торган чаралар исемлегенә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында гамәлгә ашырылучы берничә проект кергән. Алар арасында: Лев Толстой исемендәге һәм «Милли хәзинә» конкурс-олимпиадалары.

Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов әйтеп узганча, олимпиадалар ике ел рәттән үткәрелгән очракта гына алар федераль олимпиада исемлегенә керә һәм аларда җиңү – өстәмә мөмкинлекләр – укырга кергәндә өстәмә баллар бирә.

 

Мондый олимпиадаларның берсе – Туган телләр буенча Төньяк-Көнчыгыш укучылар олимпиадасы (СВОШ). Ул Бөтенроссия күләмендә үткәрелә. Быел ул 57 тел буенча үткәреләчәк, арасында татар теле дә бар. Бу олимпиадада 8-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Олимпиада җиңүчеләре, рус теленнән БДИны кимендә 75 баллга биргән очракта, татар теле һәм әдәбияты юнәлешенә кергәндә 100 балл ала алалар.

Искәртеп узабыз: институтта ай саен ачык ишекләр көне уздырыла. Биредә уку йорты эшчәнлеге белән таныштырудан тыш, сәләтле балалар белән эшләү күз уңында тотыла.

Урта һөнәри уку йортлары студентлары өчен быел беренче татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада уздырыла. Ул cентябрь аенда башланган. 13 ноябрь көнне йомгаклау туры үтәчәк. Беренче турда 600 артык урта һөнәри уку йортлары студентлары дистанцион рәвештә тест форматында сорауларга җавап язган. Икенче тур – комиссия каршында «Минем булачак һөнәрем» һәм «Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә эшчәнлегем» дип аталган проектлар яклаудан гыйбарәт.

Олимпиада ике категория өчен үткәрелә. Татар телен туган тел буларак һәм татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүчеләр катнаша.

Җиңүчеләргә – 50 мең, икенче урынга – 40 мең, өченче урынга – 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк. Моннан тыш «Иң яхшы сүз остасы», «Татар әдәбиятын иң яхшы белүче», «Сөйләмендә сурәтләү чараларын оста кулланучы», «Темага фәлсәфи якын килүче», «Һөнәри лексиканы татар телендә иң яхшы белүче» номинацияләрендә җиңүчеләр өчен 20 мең сум акча каралган.

Тәүге олимпиадада Татарстанның 47 урта һөнәри белем бирү йортыннан студенлар катнашкан. Иң активлары: Арча, Минзәлә, Түбән Кама, Казан педагогика көллиятләре, Әлмәт һөнәри уку йорты, Чаллы политехник, Балык Бистәсе техникумы, Буа медицина һәм ветеринария көллиятләре, Казан шәһәре икътисад техникумы. 609 катнашучыдан 221 студент икенче турга узган.

Урта һөнәри уку йортлары студентлары өчен беренче татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиаданың ябылу тантанасы 14 ноябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үтәчәк.

 

 

 

 

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое