«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Кабатланмас моңнар»ның чираттагы концерты Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана

20 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Тәртип» радиосы оештырган «Кабатланмас моңнар» циклының чираттагы концерты була.

Быелгы иҗади кичә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.

«Кабатланмас моңнар» проекты 2022 елда башланып киткән иде. «Тәртип» радиосы уздырган барлыгы тугыз концертның дүртесе нәкъ менә шушы цикл кысаларында оештырыла. Оештыручыларның төп максаты – милли музыкаль мирасны саклау, сәхнәдә өлкән буын артистларын һәм яшь талантларны берләштерү.

«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева хәбәр иткәнчә, программада шигърияткә аеруча зур урын биреләчәк.

«Быелгы концертыбызны бөек шагыйре Габдулла Тукай белән бәйләдек. Аны шигъри концерт дип атасак та була, ләкин анда Тукай шигырьләре генә булмаячак, чөнки Тукай – ул бөтен шигъриятебезне берләштереп торучы, бөтен шагыйрьләрнең дә иҗатын аның эченә кертергә була. Шуңа күрә бик матур, җырлы, моңлы, шаян, шигырьле, кабатланмас кичә булыр дип көтәбез», – диде Ризәлә Исмәгыйлева.

Кичәдә Айдар Фәйзрахманов, Татарстанның Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Миңгол ГалиевФоат ГалимуллинИлдус Әхмәтҗанов, Луара ШакирҗановаФердинанд СәләховАлмаз ХәмзинХәйдәр ГыйльфановАлинә һәм Азат КәримовларГөлназ СолтановаАльберт ВәлиуллинАйдар Рәкыйпов һәм башкалар катнашачак. Концертның режиссеры — Илфак Хафизов.

Тәнәфес вакытында да тамашачыларны кызыклы программа көтә: фойеда агач остасы Җәлил Вилданов ясаган уникаль музыка кораллары күргәзмәсе оештырылачак.

«Татар-инфом»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое