Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын БРИКС саммитына төзеп бетерергә планлаштыралар.
Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Бинаның фасады кыш көне Кабан күлен каплаган "боз" белән бизәләчәк. Ә интерьерында рәссам Наилә Кумысникова белән берлектә эшләнгән татар орнаментлары урын алачак.
Нет комментариев