Бүгенге көндә Татарстан башкаласында автобусларда, трамвайларда һәм троллейбусларда йөрү бәясе 43 сум.
2026 елның 1 гыйнварыннан ул 46 сумга кадәр арта. 100 тапкырга исәпләнгән юл йөрү картасы белән түләгән очракта, юл йөрү бәясе 36 сум була. Бу хакта «Татар-информ« хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Казан метрополитенында йөрү бәясе, шулай ук, яңа ел башыннан 46 сумга кадәр арта.
Элегрәк ТР Дәүләт тарифлар комитеты 2026 елга җәмәгать транспортында йөрүгә максималь тарифларны раслады.
Нет комментариев