Казанда «Приют человека» хәйрия проекты тарафыннан кием һәм аяк киемнәрен бушлай өләшү пункты эшли башлады.
Әлеге нокта Халтурин урамы, 10 адресында урнашкан. Бу хезмәттән авыр тормыш хәлендә калган һәм мохтаҗ булган һәркем файдалана ала. Оешманың матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, атна саен биредә ике мең кием бирелә.
Пункт Казан мэриясе тарафыннан бирелгән бинада ачылган. Анда волонтерлар ремонт үткәргән, кабул ителгән гуманитар ярдәмне сортларга аерган.
Халтурин урамында урнашкан пунктка киемнәрне бирү дүшәмбедән шимбәгә кадәр сәгать 11:00 дән 15:00 гә кадәр дәвам итә.
Нет комментариев