«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Казанда Донорлар атналыгы

19-23 гыйнварда Казанда Донорлар атналыгы узачак.

Акциядә катнашучылар 18 яшьтән өлкән студентлар, авырлыгы 55 кг дан артык булган, донорлыкка медицина чикләүләре булмаган кешеләр була ала. Барлык таләпләр турында тулырак мәгълүмат сайтта бар.

Донор булырга теләүчеләр Җиңү проспекты, 85 адресында урнашкан Республиканың кан үзәгенә килә ала. 
Катнашучылар өчен DonorSearch җәмгыятеннән сувенирлар, шулай ук «Игелекле медиклар» әзерләнгән интерактив квест та булачак.

Катнашу өчен алдан теркәлү узу кирәк.

Акция Татарстан Студентлар Лигасы һәмТатарстан яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырыла. 
 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое