Казанда 1-3 майда Казансу елгасы буендагы шул ук исемдәге балалар паркында «Елмай» гаилә фестивале узачак.
Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Айгөл Латыйпова эшлекле дүшәмбедә шул хакта сөйләде.
Фестиваль өч көн эшләячәк һәм җиде тематик зонаны (концерт мәйданчыгы, спорт зонасы, мастер-класслар, «Игелек ярминкәсе», лекторийлар, ял һәм балачак зонасы) берләштерәчәк.
Парк сәхнәсендәге концерт программасы төп вакыйга булачак. Анда балалар һәм шәһәр иҗат коллективлары, шул исәптән The Road рок мәктәбе, Игорь Крутой академиясендә тәрбияләнүчеләр, «Фантазия» хатын-кызлар джаз оркестры һәм Казан филармониясе катнаша. 1 һәм 2 майда шулай ук «Апуш» театр студиясе спектакльләрен һәм опера спектакльләрен күрсәтәчәкләр. Кич белән ачык һавада гаилә белән кино карарга мөмкин.
Нет комментариев