«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Казанда фигуралы шуу үзәген шәһәр һәм Республика көненә төгәлләргә планлаштыралар

Казанда фигуралы шууның яңа үзәген төзү дәвам итә.

Боз аренасы эчендә Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың бүләкләре урнаштырылган музей, шулай ук 250 тамашачыга исәпләнгән трибуналар урнаштырылачак. Эшләрне шәһәр һәм Республика көненә тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр итте Казан мэры Илсур Метшин. Кичә ул төзелеш барышын бәяләгән.

Илсур Метшин шулай ук проектның фигуралы шууның техник таләпләренә тулысынча туры килүен билгеләп үткән. Комплекста киенү бүлмәләре, хореография һәм гомуми физик әзерлек заллары каралган. Моннан тыш, булачак фигуралы шуу үзәге ике зонага — спорт һәм күнегүләр зонасына бүленәчәк. Объект Вахитов районында Портова урамында төзелә.

«Вести Татарстан»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое