«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Казанда Җиңү көнендә нинди чаралар булачак?

2026 елның 9 маенда Казан Җиңү көнен истәлекле тантаналар, парадлар, концертлар һәм бәйрәм программасы белән билгеләп үтәчәк.

Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны Кремль диварлары янында тантана, «Үлемсез полк» йөреше, Җиңү паркында һәм Бауман урамында тематик мәйданчыклар, шулай ук Казансу елгасы акваториясендә йомгаклау салюты көтә.

Бәйрәмнең төп мәйданчыгы Казан Кремле диварлары янындагы Меңьеллык мәйданы булачак. Парад 10:00 дә башлана. Тамашачыларга 9:30га килергә киңәш ителә.

Иң дулкынландыргыч вакыйгаларының берсе – «Үлемсез полк» бөтенхалык акциясе. Колоннаны формалаштыру Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә 12:00 дә башлана, ә йөреш үзе 15:00 дә старт ала.Маршрут Карл Маркс, Лобачевский һәм Кремль урамнары буйлап узачак, акция Меңьеллык мәйданында тәмамланачак.

Бәйрәмнең кичке өлеше Меңьеллык мәйданында 19:00 сәгатьтә башлана. Анда сәхнәгә сәнгать осталары, яшьләр коллективлары һәм «Җырлаучы Казан» проекты кысаларында җыелма хор чыгачак. Бәйрәм көне 22:00 дә Казансу елгасы өстендә матур салют белән тәмамланачак.

чыганак: «Казань КП»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое