«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Казанда курьер электробайкларының тизлеген чикләргә телиләр

Татарстан башкаласында индивидуаль мобильлек чараларын (СИМ) кулланучы курьерлары өчен яңа кагыйдәләр әзерлиләр.

Аерым алганда, курьер электробайкларының тизлеген чикләү планлаштырыла. Бу хакта Мэриядәге эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

«Бүгенге көндә «доставка» хезмәте курьерлары җитди проблема булып санала. Аларның тәртипсез йөрүе җитди юл-транспорт һәлакәтләренә китерә. Быел гыйнварда электровелосипедта, светофорның тыюлы сигналына җәяүлеләр юлы буенча машина юлын кисеп чыгып, яшь кеше һәлак булды», - диде Шакиров.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое