«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Казанда «Нәүрүз» VIII Халыкара театраль белем бирү фестивале уза

Бүгеннән 2 июньгә кадәр Казанда «Нәүрүз» VIII Халыкара театраль белем бирү фестивале узачак.

Төп тема итеп «Тәкъдим ителгән шартлар» сайланган. Форумда 12 секциядә 200 чамасы катнашучы көтелә, шуларның 14е онлайн форматта кушылачак. Фестивальдә белем алырга Казахстан, Якутия, ХМАО, Чувашия, Дагестаннан да теләк белдерүчеләр бар.

Дәресләр Казан федераль университеты аудиторияләрендә, Г.Камал, Г.Кариев театрлары, Г.Тукай музее, «Әкият» курчак театры, «Шәрык клубы» комплексында һәм Актер йортында үткәреләчәк.

Быел фестиваль-форум түләүле. Оештыручылар, катнашучылар арасында сораштыру үткәреп, катнашу бәясен раслаган. 

-    Буш әйбернең кадере булмый: язылалар да  килмиләләр, -  дип ассызыклады Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрның директоры Илфир Якупов.

Форумның үзенчәлеге турында Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әйтеп узды:

— Фестивальнең яңалыгы шунда ки – беренче тапкыр музыкаль театр буенча дәресләр алып барылачак. Минем уйлавымча, татар театры ул — гомумән музыкаль: безнең төп репертуарыбыз музыкага  – җырга, биюгә салынган, — диде ул. 

Кызыклы факт: форумда иң өлкән катнашучыга 61 яшь!

фото: Татар-информ, Салават Камалетдинов

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое