«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Казанда Сабан туена бүләк җыячаклар

23 июньдә Казанның өч мәйданында Сабан туе узачак.

фото: Фирүзә Вәлиева

Милли бәйрәмебезгә кадәр тагын бер матур йола үтисе – Сабантуйга бүләк җыясы бар. Быел бүләкләр 21 июньдә җыелачак. Чара инде алтынчы тапкыр җыр-бию, уен-көлке, матур гадәтләр белән үтәчәк. Ул көндә шәһәр урамында бизәлгән атлар күрсәгез, һич гаҗәпләнмәгез, үзегез дә, рәхәтләнеп, бүләк җыю йоласын үтәргә кушылыгыз. 

Сабан туена бүләк җыю 11.00 сәгатьтә башланачак. Җигелгән атлар Казанның үзәк урамнарыннан узып, Камал театры каршындагы мәйданда очрашачак. Театр каршында гармунчылар – Әлфис Кәлимуллин, Айнур Моратов һәм җырчы Асылъяр кебек аристлар катнашында концерт тәкъдим ителәчәк. 

Шушы чарага нисбәтле матбугат конференциясендә Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов әйткәнчә, атлар дүрт ноктадан кузгалып китәчәк.

- Бер маршрут 1 Май мәйданыннан башлана. Без Кремль аша узабыз һәм беренче бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан алабыз. Аннары юлны Бауман урамы буйлап дәвам итәбез, - диде ул.

Икенче маршрут Ирек мәйданыннан башлана, аннан Пушкин урамыннан барып, «Туган авылым» комплексыннан да атлар үзәккә таба киләчәк. Җыелган барлык бүләкләр Камал театры янында Сабантуй буласы районнар арасында бүленә. Моның өчен махсус микроавтобуслар булачак.

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое