«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Казанда татар стендапының икенче зур концерты узачак

Комиклар арасында — татар журналистикасының «мастодонты»

Казанда икенче мәртәбә татар телендә зур стендап-шоу көтелә: 26 ноябрь, 19:00, «Чулпан» концертлар залы сәхнәсендә 12 татар комигы чыгыш ясыячак. Алар арасында тамашачылар яратып өлгергән артистлар да, яңа йөзләр дә бар: Сирин Бәйрәмов, Рамиль Әгъдиев, Фаил Баязитов, Владислав Шунский, Динара Зиннәтова, Айназ Габдуллин, Илһам Шәкиров, Баязит Зәйдуллин, Алсу Хабибуллина, Рамиль Закиров, Гена Акатьев, Халим Шәйхетдинов һәм танылган татар журналисты Рәмис Латыйпов. Тамашачылар аны стендап-комик буларак яңа амплуада күреп, татар юморы призмасы аша бүгенге тормышка үзенчәлекле карашын бәяли алачак.

Заманча форматтагы татар стендапы Татарстанда 2018 елда формалаша башлады һәм кафеларда уза торган кечкенә кичәләрдән ул зур сәхнәгә чыгып җитте. Бүген татар стендапының үз идеясе, үз характеры, үз тамашачысы бар: ачык микрофон форматындагы чаралар Г.Камал театрының «Шәрык клубы»нда ике атнага бер уза. Биредә шаяртучылар беренче мәкзәкләрен сынап карый, тамашачыны актуаль татар юморы белән таныштыра. 

Татар стендапының беренче зур концеры август аенда узып, тулы зал җыйды. Проект үсешен дәвам итә: хәзерге вакытта стендап-кичәләр Камал театры карамагындагы «Шәрык клубы»нда һәм Островский урамындагы Татар китабы йортында атна саен диярлек уза. Татарча стендап белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны да арта.

Проект Казан мэриясенең балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Татарстан Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмнәре белән эшләп килә. 
Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое