Казанда XX гасыр башы модерн стилендә төзелгән тарихи йорт реставрацияләнәчәк.
ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарафыннан Тельман урамы, 24 адресы буенча урнашкан төбәк әһәмиятендәге йортны торгызу проекты раслаган.
Бина үзенең фасадында биш тәрәзә уемы, керү аркасы һәм тирән рустлы балконы белән аерылып тора. Проект буенча, югалган детальләр тулысынча торгызылачак һәм тарихи бизәү элементлары сакланачак.
Нет комментариев