Казанда 8 июльдән 10 июльгә кадәр «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштерү» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы узачак.
Татарстанда әлеге форумны уздыру буенча оештыру комитеты төзелде, һәм аңа әзерлек инде башланды, дип сөйләде «Татар-информ» га биргән интервьюсында Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов. Шәймәрданов Форумны уздыру чорында «Казан Экспо» мәйданчыгында «Агроволга» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе булачагын билгеләп үтте. Эшлекле программа кысаларында түгәрәк өстәлләр эше планлаштырылган.
чыганак: Татар-информ
Нет комментариев