«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисадый форумын оештыручылар волонтерлардан гаризалар кабул итүне ачтылар.
Катнашуга 16 яшьтән өлкәнрәк, югары яшь чикләүләре булмаган барлык теләүчеләр чакырыла.
Кандидатларга төп таләпләр: 16 яшьтән өлкәнрәк, инглиз телен ышанычлы белү (дәрәҗәсе intermediate тан түбән булмаган), шулай ук бөтен форум дәвамында эшләргә әзер булу.
2026 елда узачак форумга 650 волонтерны сайлап алу планлаштырыла. Аларның күбесе (580 кеше) Казанны тәкъдим итәчәк, тагын 70 кеше илнең башка төбәкләреннән киләчәк. Волонтерлар 25 юнәлеш буенча бүленәчәк: алар «Казан Экспо» МВЦ мәйданчыгында рәсми сессияләр оештыруда ярдәм итәчәк, кунакларга һәм катнашучыларга сервис ярдәме күрсәтәчәк, шулай ук атташе булып эшләячәк.
чыганак: «Казанские ведомости»
Нет комментариев