12-17 май көннәрендә Казан XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кунакларын кабул итә.
Өч көнлек эшлекле программада 149 чара, 21 трек каралган. Алдагы өч көнне төрле тематик мәйданчыкларда сессия утырышлары оештырыла. 13 майда – 36, 14 майда – 46, 15 майда 48 сессия узачак.
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең милли банклары корылтае беренче тапкыр уздырыла. Ислам финансларына игътибар биреләчәк. Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык учеты һәм аудит буенча оешма партнерлык финанслары һәм инвестицияләр буенча икенче AAOIFI халыкара конференциясен үткәрәчәк.
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының мәгълүмат агентлыклары берлеге белән ислам дөньясы вәкилләре өчен медиафорум үткәрә.
13 майда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «Агросәнәгать паркы»нда «Казан хәләл маркет» ачыла. Талия Миңнуллина әйтүенчә, әлеге күргәзмә форум делегатлары өчен генә түгел, барлык халык өчен ачык булачак. Теләгән һәркем хәләл ярминкәдән азык-төлек, төрле кәсепчелек, һөнәрчелек эшләнмәләрен сатып ала алачак.
Шулай ук, зур чаралардан 13-15 май көннәрендә Юныс Әхмәтҗанов исемендәге өченче халыкара яшь пешекчеләр турниры үткәрелә. 18 илдән 16 яшьтән алып 25 яшькәчә пешекчеләр көч сынаша. Татарстан, Россия, Үзбәкстан, Тунис, Төркия, Малайзия, Индонезия, Ливанның милли ашлары тәкъдим ителәчәк. «Пирамида» сараенда кичке 18 сәгатьтә Modest Fashion Day мода күрсәтү чарасы үткәрелә.
14 майда Казан Ратушасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары корылтае узачак. 28 илдән һәм 4 халыкара оешмадан – Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, ИСЕСКО, ОИС каршындагы РФ даими вәкиллеге, Гарәп дәүләтләре лигасыннан 38 рәсми делегация катнашуы көтелә.
«KazanForum» төп пленар утырышы «Казан Экспо» үзәгендә 15 майда 15.00 сәгатьтә көтелә. Ул Аның темасы – «Картадагы нокталардан – үсеш нокталарына: технологик һәм финанс инициативаларын берләштерү».
16 майда «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә «Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләре форумы була.
«Изге Болгар җыены» 17 майда узачак. Программада: Тәүбә» мәрасиме, җәмәгать белән өйлә намазы, концерт, милли көрәш, Татарстан һөнәрчеләре күргәзмәсе.
Тәүге тапкыр «КазанФорум» кысаларында ат чабышлары һәм жокейлар чемпионаты үткәрелә. Татар атлары чабышы да көтелә. Керү ирекле. Талия Миңнуллина гаиләләр белән килеп карау мөмкинлеге булуын әйтте.
Нет комментариев