Казанда 8-10 март көннәрендә Бөек Ватан сугышына багышланган инсталляцияләрне үз эченә алган «Җиңү поезды» экспозициясе күрсәтеләчәк.
Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сөйләде. Улбарлык теләүчеләрне уникаль экспозиция белән танышырга чакырды, вагоннарда Бөек Ватан сугышы чоры күренешләре торгызылуын билгеләп үтте.
Ул хәбәр иткәнчә, 8-10 март көннәрендә «Җиңү поезды» күргәзмәсе «Казан-1» тимер юл вокзалында урнаштырылачак һәм 10:00 дән 16:00 гә кадәр булачак. Күргәзмәне карау өчен сайтта теркәлергә кирәк. Аннары, 11-14 март көннәрендә, экспозиция составы Яр Чаллыда эшләячәк.
Нет комментариев