Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәге табиблары гыйнварның узган 13 көнендә 137 бала табуда катнашкан.
Медицина учреждениесендә 70 кыз һәм 67 малай дөньяга килгәнен хәбәр иткәннәр.
Беренче булып 2026 елда, 1:10 сәгатьтә кыз бала туган. Аның авырлыгы 2 298 грамм, буе 46 сантиметр.
Чагыштыру өчен, узган ел Яңа ел бәйрәмнәрендә (1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр) 101 бала дөньяга килгән (бер игезәкне дә кертеп). Яңа туган балалар арасында ул вакытта 52 малай һәм 49 кыз булган. Өстәвенә, беренче булып малай туган.
Нет комментариев