Татарстан Дәүләт Советында социаль объектларның антитеррор куркынычсызлыгына багышланган түгәрәк өстәл узды.
Утырышта мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен саклауга бүленгән акчалар, яңа таләпләр һәм проблемалар турында сөйләштеләр.
Татарстанның мәктәп, хастаханә һәм балалар бакчаларын саклау системасын камилләштерү өчен махсус эш төркеме булдырылачак.
2026 елда республиканың мәгариф учреждениеләрен саклауга 1,9 млрд сум акча бүленгән. Бу хакта Татарстан мәгариф министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итте. Шулай ук сакчыларның бер сәгатьлек эш хакы 230 сумга кадәр арттырылган.
Росгвардия вәкиле Марат Галиев мәгълүматларына караганда, республика мәктәпләренең 99,7 проценты сигнализация төймәләре белән тәэмин ителгән.
чыганак: КП - Казань
Нет комментариев