«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Май аенда кайсы көннәрне ял итәбез?

Татарстанда май бәйрәмнәре соңгы биш елдагы иң кыска ял вакыты булачак

2026 елда Татарстан халкы май бәйрәмнәрендә нибары алты көн ял итәчәк. Бу соңгы биш ел эчендәге иң минималь ял вакыты булып тора.

Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан ял көннәре 1 майдан 3 майга кадәр дәвам итәчәк. 1 май – бәйрәм көне быел җомгага туры килә, шуңа күрә ул рәсми ял көне булып санала, ә аннары шимбә һәм якшәмбе – 2 һәм 3 май көннәре дә ялга туры килә. Җиңү көне – 9 май – быел шимбәгә туры килү сәбәпле, ял көннәрен күчерү кагыйдәләре буенча, өстәмә ял көне дүшәмбегә – 11 майга күчерелә. Нәтиҗәдә, Җиңү көне бәйрәмендә дә Татарстанлылар өч көн ял итәчәк: 9 майдан 11 майга кадәр.

Бәйрәм алды көннәре – 30 апрель һәм 8 май – кыскартылган эш көннәре саналачак.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый кыска май яллары соңгы биш елда күзәтелмәгән. Бу бәйрәм көннәренең эш атнасына туры килү үзенчәлекләре белән бәйле.

чыганак: Казанские ведомости

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое