Россия мәктәпләрендә 2026 елның 1 сентябреннән информатиканы тирәнтен өйрәнү кысаларында «Ясалма Фәһем» профиле укытыла башлаячак.
Белгечләр фикеренчә, әлеге яңалык укучыларга заманча технологияләрне тирәнрәк аңларга, программалаштыру һәм нейрочелтәрләр белән эшләү күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итәчәк.
Бу хакта РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, яңа юнәлеш Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында сыналган һәм зур кызыксыну уяткан. «Ясалма Фәһем» профиле информатика буенча олимпиадага кертелгәннән соң актуаль һәм кирәкле булуын раслаган.
- Без информатика буенча олимпиадага «Ясалма Фәһем» дигән яңа профиль керттек. Ул шулкадәр кирәкле булып чыкты ки, 2026/27 уку елыннан мәктәп программасына да өстәләчәк, – дип белдерде Кравцов.
Нет комментариев