Татарстан медиа өлкәсендә хезмәт хакы 65 мең сумга җиткән
Татарстанның медиатармагында уртача хезмәт хакы 2025 елда 20 процентка үскән, ләкин бу республика күрсәткеченнән барыбер түбән булып кала. Журналистлар берлеге рәисе бу мәсьәләне күтәргән.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышында медиатармактагы хезмәт хакы турында мәгълүмат яңгырады. Агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, 2025 елда массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 65 мең сум тәшкил иткән. Бу узган ел күрсәткечләрен белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк .
Әмма бу күрсәткеч республика буенча уртача хезмәт хакыннан (86 мең сум) шактый түбән. Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов хезмәт хакы проблемасын хөкүмәт һәм республика Рәисе дәрәҗәсендә күтәрергә кирәклеген белдергән.
Тагын бер куркыныч тенденция – медиа өлкәсендә хезмәткәрләр санының кимү. 2014 елдан бирле медиа өлкәсендә эшләүчеләр саны 30 процентка кимегән. Әлеге вакытта хезмәткәрләрнең уртача яше – 44 яшь.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 2025 ел башына 648 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән, шул исәптән 321 басма ММЧ, 57 телеканал, 62 радиоканал һәм 202 электрон басма.
чыганак: Вести Татарстан
Нет комментариев