«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Милли китапханәдә мистик аудиоперформанс узачак

31 гыйнвар көнне 20:30 сәгатьтә, Милли китапханәдә «Кытыклы-мытыклы» күргәзмә-инсталляциясенең соңгы көнендә – аудиоперформанс булачак, анда dj Shura Lee чыгыш ясаячак.

Ике ай дәвамында китапханә кунаклары Шүрәленең 12 образы белән таныша алды. Күргәзмә ябылыр алдыннан унөченче Шүрәле пәйда була: ул кәгазьдә сурәтләнгәне түгел, ә Шүрәленең тавышы. Урман хуҗасының тавышын электрон музыка, этник мотивлар һәм цифрлы фольклорны берләштереп, диджей һәм продюсер Shura Lee махсус аудиоперформанс итеп тәкъдим итәчәк.

«Кытыклы-мытыклы» күргәзмәсенә MIN кофейнясы белән берлектә «Урман» дип аталган яңа эчемлек тә тәкъдим итәчәкләр. Аны Шүрәле дөньясын тәмгә татып карау өчен ясаганнар. Составында: кара карлыганлы bean-to-bar какаосы, лемонграсс, саган-дайль, чия һәм бал. Эчемлекне 26 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр ТР Милли китапханәсендә татып карарга мөмкин.

сәгать 21:00да dj-сет булыр дип көтелә!

Керү теркәлү буенча: https://nbrt.timepad.ru/event/3787515/

Чара «Смена» заманча мәдәният үзәге һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе ярдәмендә уза.
 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое