Yummy music лейблы Рәдиф Кашаповның «Моң. Аңлатма» («Мон. Объяснение») фильмын тәкъдим итә.
«Моң» – татар теленнән башка телләргә төп-төгәл итеп тәрҗемә ителә торган сүз түгел. Ул татарларга гына хас ахры…Шулай да «моң» сүзе ничек аңлатыла соң?
Бу сүзгә аңлатма бирергә теләп карау максатыннан, җырчыларга, тарихчыларга, филологларга, композиторларга мөрәҗәгать иткәннәр һәм бик кызыклы нәтиҗәгә килгәннәр. Шул рәвешле «Моң. Аңлатма» фильмы төшерелгән. Аны 21 июнь, 19.00 сәгатьтә, Милли китапханәнең конференц-залында карарга мөмкин булачак.
Әлегә тизерын карыйк:
Нет комментариев