«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Мондый реакция булыр дип көтмәгән идек»: «Цена лёгких денег» документаль фильмы студентларга күрсәтелде

Узып баручы атнада «Идель» журналы редакциясе КФУның Журналистика югары мәктәбендә «Цена лёгких денег» дип исемләнгән документаль фильмын тәкъдим итте.

Фильм төшерү идеясе туганда аны Татарстаннан булган җинаятче яшүсмерләр турында төшерергә булалар. Тик фильмда Татарстаннан геройлар юк.

Без күз уңында тоткан яшүсмерләр җитеш гаиләләрдән һәм әти-әниләре аларны төшерергә рөхсәт бирмәде. Фильмда төшкән 4 егет тә төшү турында үзләре рөхсәт язды, — дип аңлатты журналның баш мөхәррире Рәмзия Галимова.

Бүгенге көндә тулы фильм 200 мең карау җыйган. Фикер алышуда күп һәм озын текстлар язып, төрле фикер белдерүчеләр дә шактый.

Фильм төшергәндә мондый реакция булыр дип көтмәгән идек. Без геройлар ачылмас, сорауларга җавап бирмәс дип курыккан идек. Алдан алар белән танышу, аралашу оештырдык — моны мотор алдыннан берәр сәгать алдан үткәрелгән кечкенә интервью дияргә була, — диде проектлар продюсеры Инзилә Шакирова. 

Документаль фильм 40 минут бара. Авторлар әйтүенчә, алар төшерү барышында үзләре колониядә 9 сәгатьтән артык сусыз, ризыксыз торган. Гел сакчылар белән булганнар. Барырга карар кылгач та, ике атналап үзләрен әзерләгәннәр. Аларда шикләнү дә, борчылу да булган.

Фильмны күрсәтүнең берсендә Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Васил Гарифуллин һәм доцент, филология фәннәре кандидаты Роман Баканов та бар иде. Күрсәтү тәмамланганнан соң алар да үз фикерләрен белдерде.

Безнең бүлектә укып чыккан студентлар иҗатын күрү сөендерә. Бездә алган белемнәр аларга ярдәм итә дип өметләнәм. Киләчәктә безнең студентлар белән дә мондый иҗади эшләр булыр, хезмәттәшлек алып барырбыз дигән өметтә калабыз, - диде Васил Гарифуллин.

Барлык показларда да зал тулы иде. Моны доцент, филология фәннәре кандидаты Роман Баканов та билгеләп үтте.

Без биредә социаль проблемалар күтәрелгән иҗат эшләрен анализлыйбыз. Иҗат турында, аның форма һәм форматы турында сөләшүебез шатландыра. Фильм беркемне дә битараф калдырмады — бу иң мөһиме. Яшьләр журналы бит ул гомумән мондый формат өчен түгел кебек, бер карасаң. Әгәр без фильмнан соң бу бүлмәдән үзгәреп чыгабыз икән — бу инде уңыш, — дип рәхмәт белдерде ул.

Әлеге фильмны сылтама аша узып карарга мөмкин.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое